3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа министр уку йортларына язмача имтихан бирдереп кертергә җыена
Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева профильле предметлар буенча язмача имтиханнар бирүне кайтарырга кирәк дигән фикер белән чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости. Яңа министр мәктәп иншасының классик формасы кайтуга өметләнә һәм ике елдан аның эллеккеге тәртикә керүенә ышана. Шулай итеп ул мәгариф системасының элеккеге, халыкара әһәмиятен кайтарырга уйлый....
-
Татарстанда иртәгә һава торышы: синоптиклар республикада томан төшәчәк дип кисәтә
4 октябрьдә төнлә һәм иртән томан төшүе фаразлана. Татарстанда иртәгә һава торышы: синоптиклар республика территориясендә томан турында кисәтү таратты. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген 21 сәгатьтән башлап 4 октябрьдә иртәнге 9 га кадәр республикада томан төшәчәк.
-
Татарстанның тугыз районында Африка чумасы буенча карантин игълан ителде
Нурлат районында йорт хайванында Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. Татарстанда Нурлат районының Сосновка авылында Африка дуңгыз чумасы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә. Аерым алганда, Африка дуңгыз чумасы буенча карантин беренче һәм икенче куркыныч тудыручы зоналарда билгеләнгән. Беренче зонага Нурлат районындагы Сосновка...
-
Сак булыгыз, бөгелмәлеләр!
Аларның дүртесе дә алабугалылар. Өлкән яшьтәге әлеге хатын-кызларның телефоонарына банк карталарыннан түләү алына дигән смс хәбәр килгән. Алар күрсәтелгән адрес буенча шалтыратып, ялган банк хезмәткәреннән инструкция алган. Кырыгалдар пенсионерларга карталарыннан кемнеңдер файдаланырга тырышуын әйткән . Әлеге операцияне юкка чыгару өчен ялган хезмәткәр карта мәгълүматларын, шул исәптән кодны да сораган. Нәтиҗәдә...
-
Киләсе елга Хаҗ сәфәренә ташламалы бәяләр билгеле булды - Ранис хәзрәт Вахитов
Быелның 20 октябренә кадәр Хаҗга юлламаны арзанрак бәядән сатып алып була. Киләсе елга Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәрен оештыру буенча эш башланган. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте "Хаҗ" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов быелның 20 октябренә кадәр киләсе елга Хаҗ сәфәренә юлламалар арзанрак бәядән сатылуын әйтте. Хәзрәт бүгенге көндә инде берничә дистә кешедән...
-
Бөгелмәлеләр “Урманнарны янгыннардан саклыйк!” акциясенә кушылдылар
"Ялкын" приютында тәрбияләнүче балалар "Әйдәгез, бергәләп киләчәк буыннар өчен урманнарны саклыйк! дигән девиз белән чыктылар һәм янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында узган "Урманнарны янгыннардан саклыйк!" акциясенә кушылдылар. Башта тәрбияче Мария Кривошеина яшүсмерләр белән "Урман - кислород чыганагы" дигән темага әңгәмә оештырды. Аның барышында балалар урманнарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, ә нәрсәне...
-
Бөгелмәнең өлкән буын вәкилләре ялгызлыкны сизмәсеннәр
Өлкәннәр көне алдыннан "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре пенсионерка Надежда Надейкинаны йортына барып котладылар. "Поддержка" яшьләр клубы әгъзасы Андрей Силантьев белән берлектә, "Радуга" белгечләре пенсионер әби һәм аның янына килгән кунаклар өчен чын бәйрәм оештырдылар - концерт күрсәттеләр. Сөйләшү барышында шунысы да ачыкланды, бу...
-
Бөгелмәлеләр Мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Халыкара форумында катнаштылар
Шәһәребез мәчетләре каршында эшләүче курсларда укытучы бөгелмәлеләр башкалабызның "Казан" фәнни-мәдәни үзәгендә узган Мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Халыкара форумында катнаштылар. Әлеге форумны Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте Идел буе Федераль университеты һәм Россия Ислам институты белән берлектә оештырды. Чара 2013 елдан алып үткәрелә һәм мөселманча белем бирү проблемаларын чишү мәйданчыгы булып...
-
Бөгелмәнең өлкәннәре сәламәт яшәү яклы
"Зебра" алдында юл аркылы чаңгы таяклары белән чыгып килүче хатын-кызларны күзәтеп торган таксистның: "Нәрсә чаңгыларсыз?" - дип соравына ханымнар дәррәү: "Паркта Скандинавия йөреше белән шөгыльләндек, хәзер төшке ашка ашыгабыз", - дип җавап бирәләр. Әйе, шәһәрдәшләр арасында әлеге спорт төре көннән-көн популярлаша бара. Нәрсә соң бу - Европа модасына иярүме, әллә...
-
Өлкән яшьтәге бөгелмәлеләр спартакиадасы үтте (ФОТО)
-
Синең кешеләрең, Бөгелмә!
Илебез машина төзү өлкәсендә нәтиҗәле уйлап табу эшчәнлеге өчен В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" гавами акционерлык җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы директоры Михаил Викторович ШВЕЦОВка "Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Һиндстанда япон энцефалиты: 20 дән артык кеше үлгән
Әлеге авыруны черкиләр дуңгыздан кешегә йоктыралар. Һиндстанның көньягында Орисса штатында япон энцефалитыннан ким дигәндә 21 кеше үлгән, дип хәбәр итә җирле NDTV телеканалы. Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, штат хөкүмәте япон энцефалиты таралуда контрольне көчәйткән һәм әлеге чир белән зарарланган районнарга табибларны күпләп җибәргән. Москитлар чирне дуңгыздан кешегә йоктыралар. Хөкүмәт...